Ямбулатская сельская библиотека - филиал № 22

Җәй китаплар белән җылынсын

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл китапханәсе территориясендә конкурс чарасы үткәрелде. 2 командага бүленеп, балалар төрле өлкәләрне колачлаган викторинада көч сынаштылар. Шулай ук традиция буенча бу көнне без «җәй китаплар белән җылынсын» исемле җәйге укулар программасын ачтык. Китапханәдә һәм мәйданчыкта теләсә нинди зәвыкка һәм яшькә туры килә торган китап күргәзмәләре эшли иде. Актив катнашканнары өчен бәйрәм кунаклары татлы призлар алды.