Театр. Китап. Китапханә
Театр-ул үзенчәлекле дөнья, әкият, фантазия, Могҗизалар дөньясы. Театр инде күп гасырлар яши. Тамашачыларны шатландыра, сокландыра һәм гаҗәпләндерә, алар өчен актерлар сәхнәгә чыга. 27 март – театр көне уңаеннан авыл китапханәсендә үткәрелгән " Театр. Китап.Китапханә " исемле танып белү сәгатендә балалар театр тарихы турында белделәр, нинди театрларда булуларын искә алдылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Театрлар күп булып чыкты: драма, курчак, опера һәм балет театрлары һ.б. алга таба кызлар һәм малайлар, "хис-кичерешеңне күрсәт"уеннарында катнашып, үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәтә алдылар.