Ямбулатская сельская библиотека - филиал № 22

газинур моратны укыйбыз

Авыл китапханәсендә шагыйрьнең юбилеена китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Гази Нур Морат - узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Ул да көрәшче шагыйрь: аның шигырьләре тыгыз, публицистик яңгырый. Г.Морат — колхозчылар гаиләсеннән чыккан кеше, кечкенәдән әдәбият белән кызыксынган. 1970-1980 елларда Беренче әдәби тәҗрибәләре, шигырьләре һәм тәнкыйди мәкаләләре белән актив басыла башлый. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Моратның иҗаты стилистик формасы һәм иҗтимагый - сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала.