Яңа китап-яңа дөнья
Китап асылда, билгесез дөньяларга тылсымлы портал, шуңа күрә типография буяулары исе аңкытып торган яңа китап битләрен укучыларга тәкъдим итү максатыннан китапханәдә әдәби сәгать үткәрелде. Бу чарада яңа китапларны теркәү эшләре белән дә таныштырылды һәм китап укучылар белән бергә башкарылды.