Уттан сак булыгыз!
Авыл китапханәсендә танып белү сәгате үткәрелде. Чараны алып баручы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде. Ут һәрвакыт кешенең дусты һәм беркайчан да дошман булмасын өчен тырышырга кирәк! Үз тормышыңны, башка кешеләрнең тормышын, йортыңны уттан сакларга кирәк. Ни сәбәптән янгын чыкмасын, бала янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга һәм кичекмәстән өлкәннәргә янгын турында хәбәр итәргә тиешлеге турында аңлатылды.