Бөтендөнья китап сөючеләр көне
Укуга мәхәббәт берничә бәйрәм тудырды, шуларның берсе-Бөтендөнья китап сөючеләр көне.
9 август-барлык китап сөючеләр һәм әдәбият дөньясына катнашы булган кешеләр: язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, нәширләр, мөхәррирләр, корректорлар, типография һәм китап кибетләре хезмәткәрләре өчен истәлекле көн. 9 августта Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелә.
Авыл китапханәсендә әдәби-уен программасы үткәрелде. Китапханәче, үз чиратында, кызыклы һәм төрле уен программасы әзерләде, анда балалар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: табышмакларга җаваплар таптылар.