Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Ак калфак” клубы членнары һәм салдат әниләре белән очрашу кичәсе булып үтте

20 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак” клубы членнары һәм салдат әниләре белән очрашу кичәсе булып үтте. Бүгенге көндә Россия армиясе рәтләре сафларында безнең авылдан 3 егетебез: Хөсәинов Илназ, Гарифуллин Зөлфәт һәм Мәрданов Нияз илебез алдында бурычларын үти. Чәй өстәле артында солдат әниләре үзләренең уй - кичерешләре, присяга кабул итү тантанасына барулары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.