«Җиңү безнең йөрәкләрдә»
27 гыйнвар — илебез тарихында үзенчәлекле дата. Бу көнне, 82 ел элек, 1944 елның гыйнварында, Ленинград шәһәре 872 көн дәвам иткән фашистлар блокадасыннан азат ителә. Бу авыр шартларга карамастан, туган җирнең һәр кисәге өчен көрәшкән, ачлык, салкын, бомбага тотулар кичергән, әмма сынмаган кешеләрнең җиңүе була. 27 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә «Без синең батырлыгыңны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез, Ленинград» тема белән тарихи-патриотик сәгать үткәрелде.Чара барышында китапханәче камалышта калган Ленинградның фаҗигале тарихы, шәһәрнең тулысынча изоляция шартларында ничек яшәве турында сөйләде. Чарада катнашучылар блокададагы Ленинградтагы авыр тормыш шартлары турында белделәр. Көндәлеге блокада символы булган кечкенә Ленинград кызы Таня Савичева язмышына аерым игътибар бирелде. Чара Ленинград блокадасы турында документаль видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Чара кысаларында катнашучылар өчен «Җиңү безнең йөрәкләрдә» дигән тема белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.