"Бөек татар шагыйре Һади Такташның тууына – 125 ел"
Татар классик шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан 6 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә "Бөек татар шагыйре Һади Такташның тууына – 125 ел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Татар классик шагыйре һәм драматургы, балалар өчен хикәяләр авторы Х.Такташ бик кыска, ләкин файдалы тормыш кичерә. Татар поэзиясе һәм драматургиясе өчен күп эшләр башкарырга өлгерә. Аның әсәрләре Ватанга, табигатькә һәм кешегә ихлас мәхәббәтне чагылдыра, рухи матурлыкка, югары әхлакка өнди. Аның иҗаты бүгенге көндә дә дә актуаль. Х.Такташ иҗаты – сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы булып санала.