Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Исәнме җәй»

Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу озак көтелгән каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай хис-кичерешләр көтә. 20 июнь көнне Сауш авыл китапханәчесе балалар мәйданчыгында балалар белән «Исәнме җәй» конкурс – уен программасы үткәрде. Чара уен формасында узды. Программага табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән иде. Балалар җәй турындагы табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр . Катнашучылар шулай ук җитезлек, кыюлык һәм зирәклек сынауларында да  сынатмадылар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы һәм дустанә атмосферада үтте.