Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Җәйге каникуллар китапханәдәге китаплар белән!»

Җәй-күптән көтелгән җәйге каникулларның якты һәм гаҗәеп чоры, балаларның  көтеп алган озын ялы. Бу кояш, саф һава, табигатьтә йөрү һәм елга буенда, болыннарда ял итү. Җәй – китап белән дуслашу, мәгълүмати дөньяга карашыңны киңәйтү, буш вакытыңны файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек, ә китапханәче өчен-китап укучыларны китапханәгә мөмкин кадәр якынайту, китап укуга кызыксыну уяту мөмкинлеге чоры да ул. Җәйге каникул чорында Сауш авыл китапханәсендә «Җәйге каникуллар китапханәдәге китаплар белән!»исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә танылган балалар язучыларының төрле жанрдагы кызыклы китаплары тәкъдим ителде..Күргәзмә җәйге каникуллар дәвамында эшләячәк һәм системалы рәвештә яңа кызыклы китаплар белән яңартылып китап укучыларга тәкъдим ителәчәк.