« Георгий тасмасы»
« Георгий тасмасы» — ул хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы! Бу акция быел аеруча әһәмиятле, чөнки илебез белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең - 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау максатыннан үткәрелә. 6 май көнне Сауш авыл китапханәсе әлеге мөһим акциягә кушылды, Георгий тасмасын ничек дөрес тагып йөрергә кирәклеге турында белешмәләр әзерләп таратылды.. Лентадагы һәр кара-кызгылт сары сызык-без бүген яши торган илебезнең киләчәге өчен бирелгән меңләгән язмышны чагылдыруы аңлатылды. Георгий тасмасын һәр кеше күкрәгендә сул якта тагып йөртү кирәелеге әйтелде.