Саушская сельская библиотека - филиал № 12

”Алар даны мәңгелек”"

Быел бөтен ил 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең- 80 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу дата безнең һәрберебез өчен зур әһәмияткә ия. Бөек Ватан сугышы үзе белән  бик күп авырлыклар һәм югалтулар , рәхимсезлек һәм җимерү, күп кешеләргә авыр газаплар  алып килгән чор ул. Сугышчыларыбызны, сакчыларыбызны рәхмәт белән һәрдаим искә алабыз..26 апрель көнне Сауш авыл китапханәсе дә «Библиотөн – 2025» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Быел ул «Үз геройларарыбыз» дигән гомуми тема белән оештырылып  Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга багышланган”Алар даны мәңгелек” темасы белән батырлык сәгате  үткәрелде, Катнашучыларга  авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында батырларча катнашуы турында бик күп мәгълүмәтлар җиткерелде. Акциядә катнашкан китап укучылар белән батырларыбызны  бер минутлык тынлык белән искә алдык