«Тукай кайта безгә һар язда»
23 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә китап укучылар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Тукай кайта безгә һар язда» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле, чөнки татар шигъриятен һәм тулаем мәдәниятен үстерү өчен ул күп эшләр башкарган. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, гадел, мәрхәмәтле һәм кыю булырга өнди. Китапханәнең китап укучыларына Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты, аның авыр язмышы турындагы әдәбият тәкъдим ителеп, Тукай турындагы башка язучы һәм шагыйрьләрнең фикерләрен яктыртучы катаплар да куелды. Г.Тукайның шигъриятен яратучылар аның шигырьләрен укыдылар. Күргәзмәдә язучының табигать, туган якны ярату, намуслылык һәм гаделлек турындагы әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр китаплары киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.