Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым”

2 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә “Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым” дигән  темага әдәби сәяхәт үткәрелде. Китапханәгә актив китап укучы балалар чакырылды. Китапханәче  тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелеп, шулай ук укырга мөмкин һәм кирәкле китаплар тәкъдим ителде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә – тирә дөнья, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең шәхси иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Аннары балаларга китапханә буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар   китапханәнең яраткан  әдәби геройларын табу, буш вакытларында кызыклы вакыт үткәрү урыны икәнен  белделәр.