"Рашат Низами - күп кырлы әдип"
5 март көнне Сауш авылы китапханәсендә шагыйрь, язучы, журналист, публицист “ Рашат Низамиевка -75 ел тулу уңаеннан ”Күп кырлы әдип” темасы белән әдәби сәгать үткәрелде.
Канашучы китап укучылар якташ язучыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылдылар. “Кызыл кар яугач” әсәреннән өзекләр укылып, шигырьләре яттан сөйләнелде.Китап укучылар Р.Низимиевның китапларын үзләренә укырга өйләренә дә
алдылар.