Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Габделкаюм Насыйри хакында хатирәләр»

15 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Габделкаюм Насыйри хакында хатирәләр» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруы тырында сөйләнелде. Чара ахырында “Каюм Насыйри һәм татар фольклористикасы» темасы белән презентациясе күрсәтелде.