«Киләчәкне коррупциясез күзәллыйбыз»
1 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә «Киләчәкне коррупциясез күзәллыйбыз» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буында коррупциягә каршы тору бөтен җәмгыятьнең һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнен аңлау булды. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, кеше тормышында чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Катнашучылар илебездә коррупциягә каршы нинди чаралар күрелүен, яшь буынның коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын белделәр..Чара азагында намус белән яшәргә һәм законнарны үтәргә кирәк дигән фикергә киленде.