“Кыш бабайда кунакта”
4 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен “Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар өчен төрле куңелле уеннар оештырылды, ә соңрак алар шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Кичә ахырында барлык балаларга да яңа ел бүләкләре тапшырылды.