Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Блокадный хлеб»

  26 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Блокадный хлеб» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде. Укучылар игътибарына видеофильм тәкъдим ителде. Катнашучылар камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең  нинди авыр сынаулар үтүләре турында белделәр: ачлык һәм салкыннар, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар турында бик күп мәгълүматләр җиткерелде.  Чара ахырында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.