Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Каз канаты кат- кат була"

2023 ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан  5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә авыл яшьләре өчен каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Китапханәче халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм "Каз өмәләре" турында сөйләде, каз каурыеннан май канаты ясау серләре белән уртаклашты. Барысы да  кызыксынып май канаты үрде һәм әниләренә, әбиләренә бүләк ясады.