Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Беренче көлтә”

Урак өсте - игенчеләр өчен иң авыр һәм җаваплы вакыт булып тора. Ашлык җыю хәзерге вакытта комбайнерлар тарафыннан эшләнелә. 29 июль көнне Сауш авылы китапханәчесе “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылары белән игенне урып-җыю эшенең үткәнен искә алып, урак өсте җырлары астында борынгы йолаларның берсе булган “Беренче көлтә” бәйрәмен  үткәрде. Бәйрәмдә гармун җырлары, әйтемнәр, урып-җыю белән бәйле сынамышлар искә алынып, милли уеннар уйналынды