«Абдулла Алиш әкиятләрен бергәләп укыйбыз»
Танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан 15 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәчесе «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга «Абдулла Алиш әкиятләрен бергәләп укыйбыз» дигән темага әдәби сәгать үткәрде. Катнашучы балаларны китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Абдулла Алиш күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар , әкиятләр язган. Аның әсәрләре балаларны тырыш һәм игелекле булырга, үз илен яратырга, кыю, гадел, өлкәннәргә хөрмәтле булырга өйрәтә. Балалар аның «Куян кызы», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык» әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Кычкырып укылган әкиятләрдән соң фикер алышуда актив катнашалар. Чара ахырында балалар Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» һәм «Чукмар белән Тукмар» әсәрләре буенча мультипликацион фильмын карадылар.