«Компьютер белән белем арттырабыз»
28 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә өлкән буын китап укучылары белән «Компьютер белән белем арттырабыз» темасына мәгълумәт сәгате үткәрелде. Өлкән яшьтәге китап укучылар компьютер җайланмасы, аны эшләтеп җибәрү һәм сүндерү тәртибе белән таныштылар, Интернет челтәре, эзләү системалары, электрон почта турында башлангыч белемнәр алдылар, социаль челтәрләрдә ничек теркәлергә икәнен белделәр, интернетның уңайлы икәнен аңладылар: Интернетта һава торышы фаразын белү, табибка язылу, электрон хатлар язу һәм башка бик күп нәрсәләр турында мгълумат алдылар. Китапханәче өлкән буын китап укучыларын теория белән таныштырды һәм практик дәресләр үткәрде. Дәрес бик җанлы һәм кызыклы үтте.