«Сәламәтлек – зур байлык "
7 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" темасына сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләп, күңелле конкурслар һәм викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иле» нә кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга һәм, әлбәттә, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәклеге турында сөйләнелде. Чарада катнашучылар спорт темасына булган викторина сорауларына җаваплар бирелделәр, балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады. Китапханәдә «Сәламәтлек – зур байлык " дигән китап күргәзмәсе дә куелды.