"Тормыш яме – әнкәй хатын – кыз"
7 март көнне Сауш авыл китапханәсендә китапханәнең актив китап укучылары белән "Тормыш яме – әнкәй хатын – кыз"темасына әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләнелеп, танылган хатын-кызлар турында язылган китапларга , яңа журналларга күзәтү ясалды. Китапханәгә килгән хатын-кызлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, китапханәче әзерләгән уеннарда һәм викторинада актив катнаштылар Үзләренең яраткан шигырьләрен укып, яшьлек җырларын искә төшерделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.