Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Гакыйль Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе”

17 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә  күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышлап “Гакыйль Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе” дип исемләнгән  әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә катнашучыларга  “Батырлыкка тиң гомер” темасына әзерләнгән презентация күрсәтелеп, язучының  “Бәхет”, ”Әнкәйгә”,  “Ике кояш”, “Кайсыгыз анда туйган яшәүдән...” шигырләре кычкырып укылды.