Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Көрәшкә бирелгән гомер”

15 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә «Көрәшкә бирелгән гомер” темасына патриотик-шигъри кичә булып үтте. Чара башында китапханәче Сәйфетдинова Р.М. 6-9 сыйныф укучыларын, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук  “Муса Җәлил – герой шагыйрь” дигән презентация күрсәтелде. Бүгенге көндә дә аның тормышы һәм иҗади батырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын китап укучылар бугенге көндәдә дулкынланып укый. Шигъри кичәдә катнашучылар М.Җәлилнең «Минем җырларым», «Сандугач Һәм Чишмә», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», “Ишек төбендә” дигән патриотик шигырьләрен  кычкырып укыдылар.