“Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!”
15 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә “Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе!” дип исемләнгән Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага “Ак калфак” берләшмәсенә даими йөрүче китап укучылар һәм бөек җырчыбыз иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кунаклар килгән иде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. кичәгә килүчеләрне бөек җырчының тормышы, иҗаты белән таныштырды. Татар халкының бөек моң иясе турында электрон презентация күрсәтелде, видеоязмада аның җырлары тыңланды. Ә инде кичә ахырында килгән кунаклар үз истәлекләре, җылы фикерләре белән уртаклаштылар.