Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Җилкәннәр җилдә сынала, кеше - тормышта”

9 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 85 ел булу уңаеннан “Җилкәннәр җилдә сынала, кеше - тормышта” дип исемләнгән  әдәби кичә үткәрелде. Балалар язучының балачагы, мәктәп һәм яшүсмер еллары белән таныштылар, аның күңелендә шигъриятнең ничек барлыкка килүе һәм яшәве турында белделәр. Авыр фаҗига булуга карамастан, иҗат итәргә карар кылган кеше язмышы аларда зур кызыксыну уятты. Фәнис Яруллин шигырьләр, повестьлар, пьесалар, әкиятләр яза. Язучының иҗаты М. Җәлил һәм  Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләренә лаек була. Аңа шулай ук «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. Чара  катнашучы китап укучылар тарафыннан юбилярның шигырьләрен уку, электрон презентация карау белән үрелеп барылды. Укучылар игътибарына "Фәнис Яруллин иҗаты күпкырлы" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.