Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Динем - ислам, милләтем- татар”

   22 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә “Динем - ислам, милләтем- татар” темасы белән очрашу кичә үткәрелде. Быел хаҗ сәфәрендә  булып кайткан авылдашыбыз Гилязиева Ф.Г. үзенең тәэсирләре белән уртаклашып, изге урыннарда булган мизгелләрне исенә төшереп, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Әлеге   чара  катнашучы  китап укучылар арасында   хаҗ кылуның әһәмияте, мөһимлеге турында мәгълүмат бирү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.