Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Поэзия былбылы"

3 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә "Ак калфак" берләшмәсе әгъзалары катнашында бөек шагыйрь Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Поэзия былбылы" темасына әдәби кичә үткәрелде. Биредә шигърият остасының тормыш һәм иҗат юлының барлык чикләрен ачучы презентация күрсәтелде. Шулай ук кичәдә бөек классикның искиткеч шигырьләре яңгырады. Әдәби кичә азагында катнашучылар «Халкыбызның олуг шагыйре» исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.