"Үз хокукларыңны белү бик мөһим!"
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Шушы уңайдан 13 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә "Үз хокукларыңны белү бик мөһим!"темасы белән хокук сәгате үткәрелде, катнашучыларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгуы турында сөйләнеп, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирелде.