Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Шагыйрь һәм прозаик»

  8 декабрь – шагыйрь һәм прозаик Әхсән Баянның тууына 95 ел. Әхсән Баян әдәбият сөючеләргә иң әүвәл шигьри әсәрләре белән танылган язучы. Ул проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Нигездә олылар язучысы булып танылса да, Әхсән Баян яшь буын укучыларны да даими күз уңында тоткан.

8 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак“ хатын-кызлар клубына йөрүче китап укучылар белән «Шагыйрь һәм прозаик» дигән исем астында шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә куелып, әдәби кичә үткәрелде.