“Исемең – билгесез, батырлыгың – үлемсез”
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының үлемсез батырлыкларын истщ тоту, мәңгеләштерү. Бу көнне Сауш авылы китапханәсендә “Исемең – билгесез, батырлыгың – үлемсез” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты: яшь буынны Билгесез солдат көне тарихы белән таныштыру; аларда патриотик хисләр, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү.