“Кояшлары белән якты безнең халык”
2022 елның 16 ноябрендә бөтен Татарстан халкы танылган язучы, журналист Татарстан Республикасы hәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың олуг юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 16 ноябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Кояшлары белән якты безнең халык” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды.
Әгәр Кояш Тимбикова исән булса, аңа 85 яшь булган булыр иде. Яраткан язучыбыз бүген арабызда булмаса да, ул безнең күңелләрдә, әсәрләрендә яши. Якыннары күңелендә исә аның балачагы, яшьлеге, мәхәббәте хакында матур хатирәләр саклана.