“Көз әдәбиятта һәм музыкаль көйләрдә "
23 октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Көз әдәбиятта һәм музыкаль көйләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарага Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. презентация ярдәмендә балаларга елның иң матур вакыты - көз булуы, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар, «көзге табышмаклар»ны бергәләп чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр.