Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Энҗе - мәрҗән калфагым"

 Калфак – татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә китерүче үзенчәлекле сәнгать сере. 18-19 нчы гасыр белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Бүгенге көннәрдә исә, калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, сәйләннәр белән чигелә.
 Шуларны истә тотып,  15 нче октябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә калфак тегү буенча остаханә оештырылды. Чарада катнашучылар башта калфак турында мәгълүмат алдылар, "Энҗе - мәрҗән калфагым" күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар калфак тегү серләренә төшенделәр, аны матур итеп бизәргә өйрәнделәр. Әлеге чара барлык укучыларның күңеленә хуш килде.