“Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”
19 октябрь — Россиядә искиткеч бәйрәм — Әтиләр көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәм уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Әтиләр сүзе – күңелнең күзе” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмә укучыларны журнал битләрендә әтиләргә багышлап басылып чыккан язмалар белән таныштырды, аларның тормышыбыздагы әһәмиятен, мәхәббәтен һәм ярдәмен ассызыклады.