“Ришвәтчелеккә без "Юк!" дибез"
Казаклар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Ришвәтчелеккә без "Юк!" дибез" дип исемләнгән информ минут узды. Яшьләр «коррупция» төшенчәсе турында ишеттеләр, коррупциянең сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар. Чара җанлы диалог белән үрелеп барды, анда укучылар коррупция турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Безнең «коррупция юк», «коррупция белән ничек көрәшергә» дигән әңгәмәбез балаларга коррупциянең начар һәм законга каршы булуына, кешенең һәрвакыт намуслы булырга тиешлегенә һәм дөньяда барысы да акча белән бәяләнмәвенә тагын бер кат инанырга ярдәм итте.