“Батырлык урыны – Әфганстан”
15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шуңа күрә бу тема бугенге көндә бигрәк тә актуаль. 14 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә Әфганстанда катнашкан ветеран авылдашларыбызны искә алып «Хыялый блачак» берләшмәсе белән “Батырлык урыны – Әфганстан” дип исемләнгән потриотик сәгать үткәрелде. Бу чарада утлы еллар турында презентация карау, шул сугышның тере шахиты булган авылдашыбызны искә алу матур тормышның кадерен аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез.