Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Эчүчелек – афәт, наркомания үлем!”

Казаклар авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә яшүсмерләр өчен “Эчүчелек – афәт, наркомания үлем!” дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үтте.

Әңгәмә үткәрүнең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләргә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларның наркомания турында белемнәрен һәм аңа мөнәсәбәтен ачыклау, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту.

Кешенең иң кыйммәтлесе -  ул тормыш, ә аның тормышында иң кыйммәтлесе – сәламәтлек, аның өчен бөтен көчең белән көрәшү актуаль гына түгел, ә тормыш өчен дә кирәк була. Сәламәт яшәү рәвеше - заман таләбе. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында актуаль проблемаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде.