“Әдәбиятыбызның ак йөзе”
Казаклар авыл китапханәсендә шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать узды.
Яшүсмерләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр укыдылар. Чара барышында китапханәче “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Яшүсмерләр аның иҗаты һәм әсәрләре белән бик кызыксындылар.