"Коррупцияне син ничек аңлыйсың?"
Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Коррупцияне син ничек аңлыйсың?" дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздылар. Әңгәмә барышында укучылар «коррупция» төшенчәсен аңладылар, аның формалары һәм һәр граждан өчен нәтиҗәләре белән таныштылар. Укучылар илебездәге коррупция тарихын анализладылар һәм бу күренешнең борынгы тамырлары барлыгын ачыкладылар.