Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Тылсымлы яңа ел»

5 гыйнвар көнне Казаклар авылылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Тылсымлы яңа ел» дип исемләнгән яңа ел бәйрәме үткәрде. Балалар Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүчеләр, төрле җәнлек киеменнән киенеп килүче балалар бүләкләнде.