Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Кыш иленә сәяхәт”

8 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Кыш иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиофреш үтте. Чара барышында һәр катнашучы башка укучыларга китапханә фондыннан китап алырга тәкъдим итте. Китапны тәгъдим итү өчен үзенең яраткан китабын, авторын һәм анын эчтәлеге турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк иде. Иң беренче булып “Алиш әкиятләре” дигән әкият китабын китапханәче тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән китапларны балалар бик кызыксынып өйләренә укырга алдылар.