"Тамбурлы чигү"
27 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тамбурлы чигү буенча мастер класс үтте. Тамбур чигүнең барлык нигезләрен белергә теләүчеләрне китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китапханәгә җыйды. Ул аларга эш эзлеклелеген күрсәтте һәм тамбур чигүнең адымлы техникасын өйрәтте. Чара барышында "Милли стильдәге тамбурлы чигү" дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.