"Газизләрдән газиз туган телем"
19 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Газизләрдән газиз туган телем” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Тел турында сөйләшү – милләт язмышы турында сөйләшү ул. Тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә, сакларга? Тел, әдәбият, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? Әлеге чарада сүз әнә шулар хакында барды, җаваплар эзләнде.