"Җырым белән җиңдем дошманны"
15 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер чагындагы тормыш юлын, аның ничек дошманнарга каршы сугышуы, әсирлеккә алынуы һәм «Моабит дәфтәре» шигырьләр китабы турында белделәр. «Моабит дәфтәре” күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән.