«Сугыш чоры хатирәләре»
11 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Сугыш чоры хатирәләре» дигән батырлык дәресендә балалар, 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың батырлыклары турында сөйләнде.